Көзге җилме?! Кышкы җилме?! Белмим…

Көзге җилме?! Кышкы җилме?! Белмим…
Өрә-өрә җанны телә!..
Беркем белми. Үз халәтен
Җирдә һәркем үзе генә белә!

Ютәл төшкән. Салкын тигән. Тәнем яна.
Калтыравым күчкән тезләремә.
Сулуымдыр дисәм, берәү дәшә:
«Язлар оя корган күзләреңә!»

Сәбәпсезгә үрсәләнгән җанга
Салкын җилдән дәва эзләп йөреш.
» Ни хәл диеп?!» уйларга да куркам. Җавабың бер:
«Син уятып киткән килеш!..»

Соравымнан куркам. Җавабыңнан!
Үз-үземнән куркам! Сонгы чиктә.
Җил кисәме җанны, синең өнме:
«Тавышыңнан гына мәхрүм итмә!»

Күз нурларым чиккән тәрәзәмне
Сагыш төсле сары яфрак үпкән…
Язмыш дигән табышмакка җавап эзләп
«Ни хәл?!» диеп сорамамдыр бүтән!..

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт